news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда җырчы кыз сыер эчәкләре өстендә биегән

Социаль челтәрләрдә кызны хайваннарны мыскыллауда гаеплиләр.

news_top
Башкортстанда җырчы кыз сыер эчәкләре өстендә биегән
Instagram @serle_102

Башкортстандагы Evolet псевдонимы белән чыгыш ясаучы кыз сыер эчәкләре өстендә биегән, дип яза Ufa1.ru.

Ул аяк киемнәре белән эчәкләр өстендә таптана, роликка «Смешной и пьяный» җырын куйган.

Социаль челтәрләрдә кызны гаеплиләр. Лайк җыю өчен нинди генә адымнарга бармый дип язалар.

«Хайван эчәкләрен кар белән юалар, ә болай эшләү - мыскыл итү". - дип яза Гүзәл исемле укучы.

Кайберәүләр җырчының бу гамәлендә гаепләрлек әйбер күрми.

«Ярар, биегән. Ите тәмле булсын"», — дип яза берсе.

Журналистлар Evolet исеме белән чыгыш ясаган җырчы белән элемтәдә кергән. Җырчы кыз исемен әйтүдән баш тарткан, "безнең авылда бөтен кеше дә шулай эшли", - дигән.

«Бәлки бу видеоны элеп куярга кирәкмәгәндер. Ашар алдыннан аны чистартырга кирәк. Безнең авылда бөтен кеше кар белән чистарта", - дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар