news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшен суккач, ике йорт һәм каралты-кура янып беткән

Бөрө шәһәрендә ике йорт, ике сарай, мунча һәм гараж янып беткән.

news_top
Башкортстанда яшен суккач, ике йорт һәм каралты-кура янып беткән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

4 августта Башкортстанның Бөрө шәһәрендә яшен сукканнан соң, ике йорт һәм каралты-куралар янып беткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яшен башта ике катлы шәхси йортка суккан дип фаразлана. Коткаручылар килеп җиткән чакта, инде ике йортка һәм алар янындагы корылмаларга ут капкан була.

Янгынны ике сәгатьтән соң сүндереп бетерәләр. Имгәнүче кешеләр юк.

Янгын вакытында ике йорт, ике сарай, мунча һәм гараж янып беткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар