Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшен суккач, хайваннары белән бергә ферма янып беткән - видео

Биредә яшәүчеләр фермага яшен сугуын күргән.

news_top_970_100
Башкортстанда яшен суккач, хайваннары белән бергә ферма янып беткән - видео
www.bashinform.ru

30 майда Башкортстанның Ишембай районындагы Ишәй авылында сыер фермасы янып беткән. Бинага көндезге дүртләр тирәсендә яшен суккан. Аннары бинага ут капкан. Фермада янгында тугыз сыер, шул исәптән бозаулар һәлак булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

«30 майда 15.38 сәгатьтә Ишәй авылындагы фермада янгын булды. Агач бүрәнәләрдән ясалган 12×60 метр үлчәмдәге бина янды, янгын мәйданы 720 квадрат метр тәшкил итте. Тугыз баш мөгезле терлек һәлак булды. Зыян күрүче кешеләр юк. Ачык ут 16.32 сәгатьтә сүндереп бетерелде. Янгын сәбәбе ачыклана», — дип аңлатканнар экстрен хезмәтләрдә.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредә яшәүчеләр фермага яшен сугуын сөйли. Янгын шуннан соң башланды, диләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100