Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүчеләр сукбай песиләр һөҗүм итүдән зарлана

Куркуга калган кешеләр коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100

Башкортстанның Белорет шәһәрендәге йорт подъездында бер песи кешеләргә ташланган. Биредә яшәүчеләр 9 апрельдә коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Алар подъездга килеп кергән песинең бик агрессив булуын, кешеләрне тырнавын һәм тешләвен сөйли. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

«Бу песинең беренче тапкыр гына керүе түгел инде. Моңа кадәр без аны үзебез куып чыгара идек. Бу юлы исә ул баскыч астына кереп посты, ысылдый, кешеләргә ташлана», — дип сөйли бу йортта яшәүче хатын.

Коткаручылар песине тота һәм капчыкка салып куя. Аны сукбай хайваннар өчен приютка илтеп тапшыралар. Биредә аны ветеринар караячак. Песинең тырнакларыннан зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр иткәнчә, бу соңгы айда икенче очрак булган инде. 3 апрельдә Уфада шәхси йортта яшәүчеләр янына сукбай песи йөгереп кергән һәм кешеләргә һөҗүм итә башлаган. Куркуга калган хуҗалар коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Сукбай песиләр ашарга яки эчәргә эзләп йөридер. Аларга якын килү куркыныч. Хайван кеше үзенә һөҗүм итә дип уйларга һәм үзе ташланырга мөмкин, дип кисәтәләр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100