Башкортстанда яшәүче тырнак ясау остасы Гөлнара Назарова беренче җырын яздырган
Башкаручының виртуаль дуслары җырны яратып кабул иткән.
Башкортстанда яшәүче Гөлнара Назарова инстачыларга беренче җырын тәкъдим итте. Ул аны башкортча башкара.
«Бәхетемне үзем сайлап алдым» җырының сүзләрен Азалия Вәлиева, ә көен Гүзәлия Вәлиева язган.
Инстачылар Гөлнараны «афәрин» дип канатландырган.