Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче әни җиде айлык баласын ишек тупсасына бәреп имгәткән

Әни кеше Магнитогорск шәһәренә туганына кунакка баргач, исергән булган.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче әни җиде айлык баласын ишек тупсасына бәреп имгәткән
https://pixabay.com

Башкортстанда яшәүче хатын җиде айлык баласын алып, ишек тупсасына бәргән. Гадәттән тыш хәл Магнитогорск шәһәренең Орджоникидзе районындагы йортларның берсендә булган. Бу турыда Чиләбе прокуратурасына сылтама белән «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, Башкортстан хатыны туганына кунакка килгән. Табын корып утыргач, бу хатын исергән. Аннары җиде айлык баласын ишек тупсасына таба ыргыткан. Баланың башы җитди имгәнгән.

Бу хатынның тагын бер баласы бар. Аның 2019 елда туган кызы Башкортстанда калган булган. Әни кеше моңа кадәр дә балаларын тиешенчә карамаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Әлеге вакыйга турында Башкортстанның Әбҗәлил районындагы опека һәм попечительлек бүлегенә хәбәр иткәннәр. Бу хатынны сабый баласына карата җинаять кылуда гаеплиләр, диелә бу хәбәрдә.

Уфа.Онлайн сайты җинаятьче әнигә 22 яшь булуын хәбәр итте. Ул җиде айлык баласын елаган өчен ишеккә бәргән. Әни кешене баласын үтерергә маташуда гаеплиләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100