Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир хатыны белән дуслаша алмагач, өйгә ут төрткән

Ирнең яңа сөйгәне барлыкка килгәч, гаилә таркала, ир белән хатын аерым яши башлый. Тик берникадәр вакыттан соң ир кабат элеккеге гаиләсе белән кавышырга тели.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ир хатыны белән дуслаша алмагач, өйгә ут төрткән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Белорет районындагы Изнер авылында янгын булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

45 яшьлек ир-ат хатыны яши торган йортка килә. Ул сөйгәне белән татуланышып, гаиләгә кире кайтмакчы була. Тик эш барып чыкмагач, ир өстәлдәге җәймәгә ут төртә һәм өйдән чыгып кача.

Янгын турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә хәбәр иткәннәр. Урынга тикшерү төркеме барган. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. 

«Өй хуҗасының ире йортка махсус рәвештә ут төрткән, аннары ул янгынны сүндерергә тырышмаган», — диелә министрлык хәбәрендә.

Өйгә янгын ясаган өчен ир-атка карата җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат сүзләренчә, берникадәр элек аның яңа сөйгәне барлыкка килә, шуңа күрә хатыны белән аерым яши башлый. Ләкин үзенең туган көне алдыннан бу ир-ат элеккеге хатыны белән кавышырга тели. Шуңа күрә ул хатыны яши торган йортка килә.

«Табын корып, салып утырган чакта ир белән хатын талаша башлый. Бер мизгелдә кунаклар да, өйдәге башка кешеләр дә чыгып китә. Ир кеше исә ялгызы гына уйланып утырып кала. Ул шактый гына исерек була. Шуннан соң аның ачуы чыга. Ярсынган ир-ат өйне дә, бөтен милекне дә яндырырга карар кыла. Йорт җиһазларына ут капканына инангач, ул үзе чыгып кача, „бар да янып көл булсын“, янгын ясап калдыра», — дип хәбәр итә Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100