Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир, авыл җирлеге башлыгына һөҗүм итеп, 6 миллион сум акча таләп иткән

 51 яшьлек ир-ат Чишмә авыл җирлеге башлыгын үзгаражында бикләп куя һәм түрәнең абыйсыннан алты миллион таптыра.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ир, авыл җирлеге башлыгына һөҗүм итеп, 6 миллион сум акча таләп иткән

Башкортстанның Чишмә районында яшәүче 51 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгардылар. Ул район һәм авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче абыйлы-энеле ике түрәгә һөҗүм иткән. Суд бу ир-атны «законсыз рәвештә корал куллану», «бер яки кешегә карата корал кулланып, кешене ирегеннән мәхрүм итү», «корал кулланып, аеруча зур күләмдә талау» маддәләре буенча гаепле дип тапкан. Аны ун елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда bash.news хәбәр итте. 

Башкортстанның Югары суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга узган елда ноябрь аенда була. 51 яшьлек ир-ат Чишмә авыл җирлеге башлыгын үз гаражында бикләп куя. Ул җирлек башлыгын бирегә үзе чакырып китерә: паровоз-мич ясаганын әйтә һәм шуны карарга чакыра. Шуннан соң бу кеше түрәгә револьвер тери. Шарф эченә яшерелгән тросны түрәнең муенына сала. Үзенең барлык гамәлләрен дә видеога төшереп бара. Шуннан соң җинаятьче корбанының биленә бомба макеты беркетеп куя. Корбанын үзе белән ияртеп, Чишмә районы башлыгы өенә китә. Җинаятьче ир-ат корал белән куркытып, алты миллион акча таләп итә.

Шул ук көнне район башлыгы танышларыннан бер миллион сум чамасы акча җыя. Акчаны җинаятьчегә тапшыра. Икенче көнне түрә тагын 1,7 миллион сум табып, җинаятьчегә илтеп бирә. Җинаятьче корбаннарын иреккә чыгара һәм полициягә мөрәҗәгать итүдән тыя. Берничә көннән соң гына түрәләр әлеге вакыйга турында хокук саклау органнарына хәбәр итә.

51 яшьлек ир-ат хөкем карары белән килешми. Апелляциягә бирә. Дәүләт гаепләүчесе хөкем карарының гадел булуын исбатлый. Бары тик мич-паровоздан гына арест алына.

Республиканың Югары суды апелляция шикаятен кире кага. Җинаятьче каты режимлы төзәтү колониясенә озатыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100