Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат тирән чокырда бата башлаган этен коткарган, үзе үлә язган

Тирән чокырның стеналары бетоннан ясалган, аннан кеше үзе чыга алмый, су да бик салкын булган.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ир-ат тирән чокырда бата башлаган этен коткарган, үзе үлә язган
https://www.bashinform.ru

Башкорстанның Күмертау шәһәрендә бер ир-ат сулы чокырда батып үлә язган. Ул дүрт аяклы дусты — эткә ярдәм итмәкче булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында әлеге вакыйга турында сөйләгәннәр. Ир-ат эте белән урамга йөрергә чыга. Шул чакта эт сулы чокырга төшеп китә һәм бата башлый. Бу чокыр су чистарта торган иске корылмалар урынында була. Хуҗасы артык озак уйлап тормыйча, эте артыннан шушы чокырга сикерә һәм ул этне өскә этеп чыгара, ләкин үзе чыга алмый.

Бәхеткә, якында гына таныш ир-ат та була, ул батучы кешегә бау бирә. Чокырдагы ир-ат шушы бауга ябышып, су өстендә торып тора. Таныш ир-ат тиз генә 112 номерына шалтыратып, ярдәм чакыра. Коткаручылар ярдәме белән генә эт хуҗасын судан алып чыгалар.

«Үзе генә булса, батып үлә иде. Бетон стеналы чокыр бик тирән, су салкын, кеше аннан үзе чыга алмас иде. Бар да узды. Бар да исән», — дигән коткаручылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100