news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат сөйгәнен урам уртасында кыйнаган - видео

Ир суккач, хатынның башыннан башлыгы очып китә.

news_top
Башкортстанда яшәүче ир-ат сөйгәнен урам уртасында кыйнаган - видео
https://pixabay.com

Башкортстанда яшәүче ир-ат сөйгән кызын урам уртасында кыйнап ташлаган һәм «шулай кирәк» дип аңлаткан. Бу хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп алган. РЕН ТВ каналы шул кадрларны күрсәтте.

Вакыйга 27 декабрьдә Октябрьский шәһәрендә була. Башта ир-ат хатын-кызны җиргә егып сала, аннары битенә йодрыклары белән суга. Хатын урындыкка барып утыргач, ир тагын бик каты итеп суга, хатынның башыннан башлыгы очып китә.

Ир белән хатын подъезд янына килгәч, алар үзара сөйләшә.

«Син ник кыйнап ташладың мине?» — ди хатын.

«Димәк, шулай кирәк булган», — ди ир-ат.

Хәзер бу эшне полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар