Башкортстанда яшәүче ир-ат хатынын һәм аның анасын үтергән
Ир-ат ике атна буена Уфада качып йөри.
Уфаның Калинин районы буенча тикшерү бүлеге 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Бу турыда «Башинформ» яза.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, былтыр 29 октябрьдә бер фатирда 44 яшьлек хатын һәм 69 яшьлек анасының мәетен табалар. Аларга күп тапкыр пычак кадалган булган. Мәетләрне туганнары таба. Хатын-кызлар элемтәгә чыкмый башлагач, алар борчыла һәм фатирга килә.
Хокук саклаучылар ачыклаганча, әлеге җинаятьтә мәрхүмә хатынның 44 яшьлек ире катнашкан. Ир-атны тоткарлыйлар. Тупланган дәлилләр нигезендә, ул гаебен танып күрсәтмә бирә.
Тикшерү ачыклаганча, 26 октябрьдә исерек ир белән хатын талаша башлый. Ир-ат хатынына күп тапкыр пычак кадый, хатын урында ук үлә. Шуннан соң өйгә хатынның анасы кайта. Шаһитлар калмасын өчен, ир хатынының анасын да пычак кадап үтерә. Аннары качып китә.
Ир-ат ике атна буена Уфада качып тора. Башта сукбай булып йөри, аннары сукбайларга ярдәм итә торган үзәккә мөрәҗәгать итә. Аны биредә тоткарлыйлар.
Ир-ат гаебен таный. Гаепләү карары расланган һәм судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.