Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче ир-ат фермада хатынын вәхшиләрчә кыйнап үтергән

Ир талаш чыгара һәм хатынның йөзен имгәтеп бетерә, башына, күкрәк читлегенә һәм корсагына бәрә.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче ир-ат фермада хатынын вәхшиләрчә кыйнап үтергән
https://pixabay.com

Башкортстанның Эстәрлебаш районара суды 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Моңа кадәр дә хөкем ителгән бу кеше бергә яши торган хатынын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Судның матбугат хезмәте хәбәре буенча, 2021 елның маенда бу ир-ат «СПК Колхоз Кундряк» бинасында бергә яши торган хатыны белән талаш чыгара, аннары ул хатынны кыйный башлый.

Ир хатынга бик каты итеп куллары белән суга, аяклары белән типкәли. Хатынның йөзен имгәтеп бетерә, башына, күкрәк читлегенә һәм корсагына бәрә. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат хатынга кимендә утыз тапкыр башына һәм битенә суга, күкрәгенә һәм корсагына кимендә дүрт тапкыр бәрә. Имгәнгән хатын һәлак була.

Суд утырышында бу ир-ат гаебен тулысынча таный, хатынын үтерергә теләмәвен әйтә.

Суд аны 8 елга махсус режимлы колониягә хөкем иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100