news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче хатынның үрдәкләрен һәм казларын кунакка кайткан кызы урлаган

Салават шәһәреннән кунакка кайткан кыз, әнисенең 18 үрдәген, 2 казын урлап киткән.

news_top
Башкортстанда яшәүче хатынның үрдәкләрен һәм казларын кунакка кайткан кызы урлаган
Салават Камалетдинов

Россия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстанның Стәрлетамак районы буенча бүлегенә туңдырылган йорт кошларын урлау турында гариза язалар. Күсәрбай авылында яшәүче хатын 18 үрдәк, 2 каз түшкәсе югалуын әйтә. Туңдырылган ит югалганын абайлап алгач ук, ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Күгәрчен хәбәрләре» яза.

Җинаятьчеләрне эзләүче хезмәткәрләр каракны таба. Урлауда шикләнеп моңа кадәр дә хөкем ителгән 23 яшьлек кыз тоткарлана. Ул кош-корты урланган хатынның үз кызы булып чыга.

23 яшьлек кыз Салават шәһәрендә яши. Ул судта гаебен таный. Аннан бер үрдәк түшкәсен алалар. 

Якынча версия буенча, 23 яшьлек кыз әнисенә кунакка килә. Әнисе өйдә юк чакта ул туңдыргычта үрдәк һәм каз түшкәләре булуын күреп ала. Кыз итне Салават шәһәренә алып китеп сатмакчы була. Ул такси чакыра һәм кош-корт түшкәләрен төяп алып китә. Такси өчен дә ике үрдәк түшкәсен бирә. Калган түшкәләрне ул шәһәр урамында очраган кешеләргә сатып җибәрә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар