Башкортстанда яшәүче хатын сөйгән егетен үтерүе турында «Беренче канал»да сөйләгән
Альбинаны студиядән полиция хезмәткәрләре алып чыгып киткән.
Башкортстанда яшәүче Альбина Ишембаева «Беренче канал»да эфир вакытында үзе кылган җинаять турында сөйләгән. Ул сөйгәне Эмиль Тимофеевны үтергәнен әйткән. Альбинаның егете ун яшькә яшьрәк була. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Эмильне үтерүдә шикләнеп Ирек Ишкулов исемле егетне кулга алганнар. Ул инде сигез ай чамасы сак астында. Ләкин бүгенгә кадәр төрле версияләр карала.
«Беренче канал»да бара торган «Пусть говорят» тапшыруында әлеге җинаять турында фикер алышалар. Бирегә Альбина да килә.
Альбина сүзләренчә, апрель аенда төнлә белән өйдә дүрт кеше — мәрхүм Эмиль, аның сөйгәне Альбина, дус егете Ирек, аның сеңлесе бергә була. Тапшыру барышында ул Эмильне үтерүен сөйли.
Имеш, Альбина егетенә пычак кадаган. «Мин үземне дә, Эмильне дә якларга маташтым. Бар да очраклы килеп чыкты», — ди ул.
«Син бит башта башкача сөйләдең. Син Иреккә суктым дидең бит. Аннары Ирекне яклап, Эмильгә суктым дидең», — дип сорау бирә тапшыруга килгән хатыннар.
«Моны ишеткәч, без полиция чакырабыз бит, уйлап сөйләгез», — ди тапшыруны алып баручы.
«Төнлә мине Эмиль уятты, абыйсы янына барыйк диде. Без киенеп чыга башладык. Шул чакта сеңлесе белән Ирек чыгып килә иде. Ул исерек иде. Узып барышлый миңа сукты, Эмиль мине яклады, алар талаша башлады. Ирекне сеңлесе алып кереп китте. Аннары Эмиль коридорга чыкты, аның янына Ирек тә чыкты, алар сугыша башладылар. Мин дә шунда чыктым, Эмильне яклый башладым», — дип сөйли Альбина.
Ләкин аннары хатын сүзләреннән баш тарта. «Мин аны үтермәдем», — ди. Хатын калтырана. «Мин полиция чакырдым. Шуннан соң фаҗига булды. Эмиль ята иде. Мин аны терелтмәкче булдым, ясалма сулыш алдырдым», — ди ул.
Альбина сүзләренчә, имеш, «бер зур кеше» аңа гаепне үзенә алырга куша. «Минем янга зур машина килеп туктады. „Әгәр гаебеңне танымасаң, сине үзеңне үтерәбез“, — диделәр», — дип сөйли Альбина.
«Беренче канал»га килгән полиция хезмәткәрләре Альбинаны студиядән алып чыгып киткән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.