Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда яшәүче бабай өенә ут төрткәч, йөри алмаучы хатыны тереләй янып үлгән

Ир-ат хатынын мунчага илтеп куя да, өйгә ут төртә. Янгын мунчага да күчә.

news_top_970_100
Башкортстанда яшәүче бабай өенә ут төрткәч, йөри алмаучы хатыны тереләй янып үлгән
https://pixabay.com/

Башкортстанның Бөре районында 74 яшьлек әби янгында һәлак булган. Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Якынча версия буенча, 15 августта Үгез авылында яшәүче 74 яшьлек бабай аракы эчә һәм үзенең улы белән талаша. Шул чакта ул өйгә ут төртергә җыена. Ир-ат хатынын өйдән алып чыгып, мунчага кертеп куя. Мунча өйдән читтәрәк урнашкан була. Аннары гаилә башлыгы өйгә ут төртә.

Зур янгын чыга һәм ут мунчага да күчә. Шулай итеп янгында бабайның хатыны һәлак була. Янгын вакытында өй эчендә кеше булмый, башка имгәнүчеләр юк.

Урынга полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар барган. Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, мәрхүмә әби үзе йөри алмый, ул икенче төркем инвалид була. «Ире башта аны тәрбияләп тора, ләкин бер елдан ул бу эштән туя. Үзенә ярдәм итә алмый торган хатынының кыяфәте аның ачуын чыгара. Ир-ат бәхетсезлек очрагы ясап, хатыныннан котылырга маташа. Ул исерә һәм әбине мунчага илтеп куя, аннары өйгә ут төртә. Мунча да, веранда да бик тиз яна, әби дә тереләй янып үлә», дип яза канал.

Соңрак «Комсомольская правда» ир-ат хатынын үтерергә маташкан дигән хәбәрне кире какты. «Бабай хатынын үтерергә теләмәгән. Ул бары тик өйгә ут төрткән. Әбине исә өйдән алып чыгып, мунчага кертеп торган булган, тик янгын корылмаларга бик тиз таралган», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100