Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда янгында үсмер малайның үпкәләренең яртысы, тәне бөтенләй диярлек пешкән

Ике катлы агач йортта янгын чыкканда малай өйдә үзе генә булган.

news_top_970_100
Башкортстанда янгында үсмер малайның үпкәләренең яртысы, тәне бөтенләй диярлек пешкән
https://pixabay.com/

3 гыйнварда Башкортстанның Иглин авылындагы янгында 11 яшьлек малай имгәнә. Ике катлы агач йортта өч улы белән әни кеше яши. Янгын чыкканда өйдә 2010 елда туган малай үзе генә була. Кызганычка каршы, малай каты имгәнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Янгыннан соң баланы хастаханәгә китерәләр. Аның тәненең 85 проценты, үпкәләренең 50 проценты пешкән. Малай бик авыр хәлдә реанимациядә ята, аңа УФа табиблары ярдәм итә. 

Социаль челтәрләрдә баланы Мәскәүгә илтәргә кирәк дип язучылар бар. Ләкин табиблар фикеренчә, баланы хәзер күчереп йөртергә ярамый.

«Әнисе белән дә, туганнары белән дә сөйләшеп торабыз, алар барысын да белә. Алар дәвалау тактикасы белән таныш. Бала бик авыр хәлдә, гемодинамика стабиль түгел. Тиешле бөтен ярдәм күрсәтелә. Бала стабиль түгел. Хәзерге вакытта аны кая да булса күчерү мөмкин түгел», — дип аңлаталар Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Кешеләр, үзегезне саклагыз. Кайгы ишек какканда, бик тә, бик тә авырта. Балаларыгызны, оныкларыгызны саклагыз. Балалардан да, оныклардан да кадерлерәк кеше юк икән. Синең балаң яшәү белән үлем арасында булганда, моны сүз белән аңлатып та бетереп булмый. Йөрәктә коточкыч хисләр. Бер-берегезне саклагыз. Сәламәтлек телим», — ди баланың әбисе социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100