Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда янгын вакытында уттан да, судан да зыян күрмәгән Коръән табылган

Янгыннан берни дә калмады дип язалар.

news_top_970_100
Башкортстанда янгын вакытында уттан да, судан да зыян күрмәгән Коръән табылган
"Бөрйәндәр" төркеменнән

Башкортстанның Бөрҗән (Бөрйән) районы үзәге Иске Сөбхангол авылында янгын вакытында ике авыл өе яна. Янгында каза күрүчеләр булмый, янгын сүндерүчеләр, авыл халкы ярдәме белән янгынны сүндерә.

Янгыннан соң йорт урынын чистартканда ут та, су да тимәгән Коръәнне табып алалар. "Коточкыч янгында бернәрсә дә калмады, бөтен калын-калын китаплар янып бетте. Ә Изге Коръән янмады", - дип язганнар "Бөрйәндәр" төркемендә.

- Мин мондый хәлләр турында Интернетта гына укыганым бар иде, ышанмый идем. Хәзер ышанам. Әнә карагыз - бөтен битләре дә исән. Ә бит бөтен җирдә су иде, нинди янгын булды, - дип сөйли Коръәнне тапкан кеше.

"Бөрйәндәр" төркемендә күп балалы гаилә каза күрүе хакында язалоар. Самат һәм Айгөл Газиннар (9 яшьлек малайлары, 8, 6 яшьлек ике кызлары) бернәрсәсез калган. Шулай ук Фәйрүзә Колдәүләтовалар да ярдәмгә мохтаҗ, дип язганнар.

"Коръән - Аллаһ тарафыннан барча мөселман халкына бирелгән иң олы бүләк, дип аңларга кирәктер. Коръән кешеләргә дөрес яшәү өчен кулланма. Бу изгеләрдән изге китап, чынлап та утта да янмый, суда да батмый, - дип яза төркемдә Зугура Юлмөхәммәтова. - 90 нчы елның маенда Бөрьянне су басканын күп кеше хәтерлидер. Әнием яшәгән өй дә тулысынча диярлек су астында калды. Йоклаган урынындагы мендәр астында борынгы Коръән китабы булган. Шул урын авыр гына түшәк кирәк-яраклары белән түбә тактага кадәр күтәрелгән. Ә элекке юрган-мендәрләр авыр була иде. Урын да авыр полировкалы материалдан эшләнгән. Түшәк юрганнарда да, изге китапка да бер тамчы су тимәде. Су киткәч, урын кире урынына төште".


(Самат Райманович Газин)

89373467356 (Айгуль Ильдаровна Газина)

89373332282 (Файруза Зекриевна Кулдавлетова)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100