Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәренә нинди яңа кагыйдәләр керткәннәр?

Чыршы бәйрәмнәренә әти-әниләрне һәм кунакларны кертмиләр.

news_top_970_100
Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәренә нинди яңа кагыйдәләр керткәннәр?
Владимир Васильев

COVID-19 таралу сәбәпле, Башкортстанда Яңа ел әйлән-бәйләннәре тыела. Республика Яңа ел чыршысы булмый. Республика чыршысына укуда һәм иҗатта уңышка ирешкән балалар чакырыла иде. Быел аларга баллы бүләкләр өләшәчәкләр. Исемлектә 780 бала бар. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

«Аксаков чыршысы» да булмый. Иртәнге бәйрәмнәр кечкенә төркемнәрдә уза, анда әти-әниләрне дә, кунакларны да кертмиләр.

Бәйрәм чараларының 9 меңе онлайн, уникесе офлайн була. Концерт залларын 30 процентка гына тутырырга ярый. Бөтен кеше дә битлек кияргә тиеш.

Башкортстан хакимияте фикеренчә, спорт — иң яхшы чара. 27 декабрьдә Спорт әзерлеге үзәгендә «Урал-батыр» көч экстримы турниры була. Ул батыр Эльбрус Нигъмәтуллин исеме белән аталган. Уфага Россиядән спортчылар җыела.

1 гыйнвар Башкортстанда Сәламәтлек көне дип игълан ителә. Бу көнне Уфада 100дән 2021 метрга кадәр ераклыкка йөгерү ярышы, «Башкорт скандинавия йөреше көне» була.

3 гыйнварда «Кышкы уеннар көне» була. Бу көнне хоккей, футбол, чаңгы, балык тоту ярышлары оештырыла. «Әти, әни, мин — спорт гаиләсе» чарасы уза.

13 гыйнварда онлайн форматта шахмат турниры оештырыла, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100