Башкортстанда йөкле хатыннар утырган ашыгыч ярдәм машинасы ауган
Бәби көтүче өч хатынны район хастаханәсендә илтә барганда, юлда авария килеп чыга.
Башкортстанның Салават районында трассадан барганда, ашыгыч ярдәм машинасы ауган. Бу машинада өч йөкле хатын утырган булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Ашыгыч ярдәм машинасы авырлы хатыннарны Мәсәгуть үзәк район хастаханәсенә алып барырга чыга. Аларны акушер-гинеколог озата бара. Ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очрагач, авырлы хатыннарны алып китү өчен башка машина чакыралар. Ләкин булачак әниләр аны көтеп тормый, аларны узып баручы машина утыртып алып китә.
Авария вакытында беркем дә имгәнмәгән. Хәзер бу хатыннарны Мәсәгуть үзәк район хастаханәсендә тикшерәләр.
Авария сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклый.