news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда йөк машиналары һәм автобуслар йөри торган күпер ишелгән

Караңгыда күпергә таба бара торган машина чак кына тукталып өлгергән.

news_top
Башкортстанда  йөк машиналары һәм автобуслар йөри торган күпер ишелгән

19 апрельдә төнлә белән Башкортстанның Баймак районындагы Темәс авылында күпер җимерелгән. Шырды елгасы аша уза торган күпернең ишелеп төшүе турында социаль челтәрләрдә язганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Социаль челтәр кулланучылар бу күпер янында утлар булмавы, аның аша зур йөк машиналары, автобуслар һәм автомобильләр йөрүе турында яза.

Күпер ишелгәндә беркем дә имгәнмәгән. Фаҗига килеп чыкмасын өчен, биредә яшәүче кешеләр төнлә белән барып, күпергә керү юлына бүрәнәләр куйган.

Юлны бүрәнәләр белән каплаганчы, күпергә таба бер машина барган, ул чак кына тормозлап өлгергән, ди биредә яшәүчеләр.

Темәс авыл советында хәбәр иткәнчә, төнлә күпер янына сигнал тасмасы куйганнар. Якын көннәрдә күперне төзәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар