Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда «Волга» тукталышка бәрелгән: ике нәни бала авыр хәлдә хастаханәдә ята

Исерек машина йөртүченең 7 яшьлек улы һәм 4 яшьлек кызы имгәнгән.

news_top_970_100
Башкортстанда «Волга» тукталышка бәрелгән: ике нәни бала авыр хәлдә хастаханәдә ята
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Бүген төш вакытында Башкортстанның Яңавыл районында «Волга» машинасы җәмәгать транспорты тукталышына бәрелгән. Бу турыда Башкортстан буенча ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Нефтекама шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек ир-ат исерек килеш рульгә утыра. «Волга» салонына балаларын да утыртып, юлга чыга.

«Авария тәгәрмәч ватылу аркасында килеп чыккан», — дип аңлаткан юл инспекторлары.

Машина йөртүченең 7 яшьлек улын һәм 4 яшьлек кызын Яңавыл үзәк район хастаханәсенең травмотология бүлегенә илткәннәр.

«Яңавыл таңнары» басмасы белешмәсе буенча, тукталыш тулысынча җимерелгән, җиңел машина тимер-томыр астында калган.

Шаһитлар машинаның зур тизлектә баруын әйткән. Машина йөртүче сүзләренчә, машина тәгәрмәче шартлаган һәм ул идарәсен югалткан.

«Балалар икесе дә реанимациядә», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100