Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда вәхшиләрчә үтерелгән ир-атның ике баласы ятим калган

5,5 яшьлек һәм 8 айлык ике сабыйның атасын хезмәттәшләре үтергән дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Башкортстанда вәхшиләрчә үтерелгән ир-атның ике баласы ятим калган
https://pixabay.com

Башкортстанның Иглин авылында 14 февральгә каршы төндә 35 яшьлек ир-атны үтергәннәр. Николай исемле бу кеше әле шушы көннәрдә генә туган көнен бәйрәм иткән булган. Җинаять арендаланган фатирда булган. Ир-атны башта бик каты кыйнаганнар, аннары сигез тапкыр пычак кадаганнар, шул исәптән муен тирәсен дә яралаганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Бөтен җаным әрни, бу вакыйга турында бөтен кеше белсен. Якынча белешмә буенча, җинаятьне Николайның элеккеге ике хезмәттәше кылган. алар җиһаз ясый торган фирмада эшләгән. Үтерүчеләрне кайнар эздән Черниковкада тотканнар. Алар шәһәрдән китәргә маташкан. Хәзер бу кешеләр СИЗОда», — дип язган мәрхүмнең иптәше.

Николайның 5,5 яшьлек һәм 8 айлык ике сабые ятим калган.

Туганнары, дуслары, танышлары социаль челтәрләрдә Николайны сагынып яза. «Ике балаңны фәрештәсе булырсың инде», «Син шәп туган идең, яхшы ул, яхшы әти, яхшы ир булдың», «Авыр туфрагың җиңел булсын», «Ышанып булмый», диләр.

«Башинформ» агентлыгы әлеге җинаять турында белешмә сорап Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. «Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды, тикшерү бара», — дигәннәр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100