news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда утлы торнадо булган - видео

Ике авыл арасындагы көтүлектә утлы өермәне шаһитлар видеога төшергән.

news_top
Башкортстанда утлы торнадо булган - видео

Башкортстанның Хәйбуллин районында ике авыл арасындагы көтүлектә утлы торнадоны видеога төшереп алганнар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Кадрларда кырда чирәм януы һәм өермә күренә.

«Бу күренеше тузан өермәсе дип атала. Садовый һәм Бөребай авыллары арасында биш гектар мәйданда коры үлән яна. ЯНгын сүндерелде», диелә өлкә буенча гадәттән тыш министрлыгы хәбәрендә.

Республиканың көньяк районнарында инде берничә атна табигый янгыннар котыра. Узган тәүлектә 21 гектар чамасы мәйданда тагын алты яңа учак табылган, Төбәктә 380 гектар урман яна, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар