Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда унитаз һәм ванна булмаган өчен, 12 яшьлек баланы приютка алып киткәннәр

Әни кеше 14 мең хезмәт хакыннан тәрәзә куйдырган өчен кредит түли һәм азык-төлек сатып ала.

news_top_970_100
Башкортстанда унитаз һәм ванна булмаган өчен, 12 яшьлек баланы приютка алып киткәннәр
Владимир Васильев

Башкортстанда унике яшьлек малайны гаиләсеннән алып, балалар йортына урнаштырганнар. Иван исемле малай «Радуга добра» волонтерларына мөрәҗәгать иткән. Опека органнары аны гаиләдән алу сәбәбе — фатирда унитаз юк һәм ванна бүлмәсе эшләми. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Волонтерлар сүзләренчә, баланың анасы эчкече түгел, аның 14 мең сум хезмәт хакы фатирда ремонт ясарга җитми, ул тәрәзәләр куйдырган өчен кредит түли, азык-төлек сатып ала. Опека органнары исә фатирдагы шартлар яшәү өчен яраксыз дип тапкан һәм Иванны социаль үзәккә урнаштырган.

Әлеге вакыйга турында Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аңлатма биргән. 2019 елда гаиләне социаль куркыныч халәттә дип бәяләгәннәр. Белгечләр ай саен бу адреска килеп йөргән.

«Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия малайны социаль приютка урнаштыру турында карар кабул иткән. Суд карары буенча, 2020 елның декабрендә баланы анасының хокукларын чикләгәннәр», — дигәннәр ведомствода.

Хезмәт министрлыгы аңлатканча, ана хокуклары чикләнгән очракта, балалар ятимнәр өчен оешма күзәтүенә урнаштырыла. Стәрлетамакта бу — «Виктория» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәге.

«Моңа кадәр бу гаилә балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиядә хисапта тора. Бер ел дәвамында бала социаль приютта яши. Әнисе аның янына килеп йөрми, белгечләр белән элемтәгә бармый, проблемаларны чишүдә катнашмый», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Хәзер бу хатын янына «Виктория» үзәге вәкилләре барган. Иван кабат гаиләдә яши башласын өчен, алар баланың анасына хокукларын кайтарырга ярдәм итәчәк. 

Министрлык оешмалары әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын эзли, дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100