Башкортстанда ун ел элек җирләнгән кешенең каберен җимергәннәр

19 августта Башкортстандагы бер зираттагы каберне актарып ташлаганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.
Республиканың Уфа районындагы бер авылдагы вакыйга турында полициягә хәбәр иткәннәр. Зират хезмәткәре Эчке эшләр министрлыгына шалтыраткан. "Зираттагы бер каберне казып ачканнар", - дип сөйләгән ул.
Агентлык аңлатма сорап министрлыкка мөрәҗәгать иткән. "Урынга тикшерү-оператив төркеме барды. Тикшерү оештырылды", - дип әйткәннәр ведомствода.
Актарылган кабер ун ел элек барлыкка килгән. Анда 60 яшьлек ир-ат җирләнгән. Әлеге җинаятьне мәрхүмнең туганнары эшләгән булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.