news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда ун ел элек җирләнгән кешенең каберен җимергәннәр

Башкортстанда ун ел элек җирләнгән кешенең каберен җимергәннәр

news_top
Башкортстанда ун ел элек җирләнгән кешенең каберен җимергәннәр
19 августта Башкортстандагы бер зираттагы каберне актарып ташлаганнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Республиканың Уфа районындагы бер авылдагы вакыйга турында полициягә хәбәр иткәннәр. Зират хезмәткәре Эчке эшләр министрлыгына шалтыраткан. "Зираттагы бер каберне казып ачканнар", - дип сөйләгән ул.

Агентлык аңлатма сорап министрлыкка мөрәҗәгать иткән. "Урынга тикшерү-оператив төркеме барды. Тикшерү оештырылды", - дип әйткәннәр ведомствода.

Актарылган кабер ун ел элек барлыкка килгән. Анда 60 яшьлек ир-ат җирләнгән. Әлеге җинаятьне мәрхүмнең туганнары эшләгән булуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар