news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда укытучының ире дәрестә тик утырмаган баланы тотып кыйнаган

Укытучы хатын өйгә кайткач, тыңлаусыз бала турында сөйләп зарланган булган.

news_top
Башкортстанда укытучының ире дәрестә тик утырмаган баланы тотып кыйнаган
pixabay.com

Башкортстанның Бакалы районында яшәүче 51 яшьлек ир-атка суд хөкем карары чыгарган. Бу ир-атны җиденче сыйныфта укучы малайның сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепләгәннәр. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, Иске Корос авылында мәктәптә укытучы булып эшләүче хатын иренә зарлана. Ул җиденче сыйныфта укучы малайның дәрестә тик утырмавын, укытучыга комачаулавын сөйли.

«Былтыр октябрь аенда ир-ат үсмерне урамда очрата һәм аның борынына суга. Шулай итеп ул балигъ булмаган баланың сәламәтлегенә җиңелчә зыян китерә. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныды», — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Укытучының ирен 240 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр. Ул ун көн эчендә хөкем карарын шикаять итә ала, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар