Башкортстанда укучы баланы БДИда кагыйдә бозган өчен судта хөкем иткәннәр
Хәл Стәрлебаш районында булган.
Башкортстанның Стәрлебаш районы җәмәгать суды мәктәпне тәмамлаган 18 яшьлек егеткә Бердәм дәүләт имтиханында кагыйдәләрне бозган өчен хөкем карары чыгарган. Бу хакта "Башкортстан-24" телеканалы сайтында хәбәр ителә.
Җинаять эше материаллыннан укучы егетнең тарих буенча БДИ бирүе билгеле. Ул аудиториягә кәрәзле телефон алып кереп, биремнәрне фотога төшергән. Бу кагыйдәне бозу санала.
Суд карары буенча, мәктәпне тәмамлап чыккан егет өч мең сум штраф түләргә тиеш була.