Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда уколны дөрес ясамаган өчен, хастаханә бер хатынга миллион сум түли

Уколны дөрес урынга ясамаганнар, шуннан соң бу хатын берничә тапкыр хастаханәдә ята, ике тапкыр операция кичерә.

news_top_970_100
Башкортстанда уколны дөрес ясамаган өчен, хастаханә бер хатынга миллион сум түли
https://pixabay.com

Башкортстанда яшәүче хатын дөрес ясалмаган укол өчен хастаханә белән судлашкан. Нефтекама шәһәр суды карары буенча, биредәге хастаханә бу хатынга бер миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Бу турыда Башкортстан басмасы хәбәр итте.

2019 елның маенда хатынга укол кадыйлар, шуннан соң аның хәле китә.

Суд материаллары буенча, бу хатын берничә тапкыр хастаханәдә ята, ике тапкыр операция кичерә. Аңа көчле дарулар эчәргә туры килә. Реабилитация вакытында пациент хатын дәвалану өчен шактый акча тота, хезмәт хакын югалта.

Суд-мед экспертиза күрсәткәнчә, медицина хезмәткәре уколны дөрес урынга ясамаган, шулай итеп бу хатынның сәламәтлегенә авыр зыян килгән.

Нефтекама шәһәре хастаханәсе мораль зыян өчен бер миллион сум, югалтылган хезмәт хакы суммасын, дәвалану һәм аның вәкиле хезмәтләре өчен чыгымнарны капларга тиеш, диелә суд карарына сылтама белән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100