news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тюбинг трассасында трос өзелгәч, берничә кеше имгәнгән

Әлеге вакыйга турында рәсми белешмә юк.

news_top
Башкортстанда тюбинг трассасында трос өзелгәч, берничә кеше имгәнгән
https://pixabay.com

Башкортстанның Иглин районында тюбинг трассасында берничә кеше имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Ташлы» ял базасында тауга күтәрелә торган җайланманың тросы өзелә. Бу турыда телеграм-каналларда язалар.

«Минем кабыргаларым сынды, бер егетнең аягы имгәнде», — дип сөйли зыян күрүчеләрнең берсе.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш министрлыгы белешмәсе буенча, әлеге текстта искә алынган травмалар белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр булмаган. Әлеге объектта тикшерү бара, күтәргеч җайланма инде бер ай чамасы эшләми.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе әлегә бу вакыйга турында комментарий бирмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар