Башкортстанда туып үскән хатын баласының муенын пычак белән яралаган
Иренә үч итеп баласын имгәткән һәм өйгә ут төрткән хатынны хөкем итәчәкләр.
Нижневартовск буенча тикшерү идарәсе Башкортстанда туып-үскән 38 яшьлек хатынга карата «баланың сәламәтлегенә авыр зыян салу» маддәсе буенча җинаять эшен тикшереп бетергән. Бу хатын бергә яши торган иренең көнчелеге аркасында, аларның уртак баласын пычак белән яралаган, дип хәбәр итә тикшерүчеләр.
Россия Тикшерү комитетының Ханты-Манси автономияле округы — Югра буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаять 2020 елның 10 сентябрендә көндезге ике белән кичке алты арасында була. Гаепләнүче хатын өйдә вакытта ун яшьлек улының муенын ике тапкыр пычак белән яралый. Шулай итеп ул баланың сәламәтлегенә зур зыян китерә.
Аннары хатын өйгә ут төртеп, яндырырга маташа. Тик ни кылганын вакытында аңлап ала һәм экстрен хезмәтләр чакыра.
Нижневартовск шәһәр суды карары белән бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарылган, эш судка тапшырылган, диелә хәбәрдә.