Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда туып-үскән авиация майоры хәрби самолет һәлакәтендә үлгән

23 мартта Калуга өлкәсендәге Шайков аэродромында авиваһәлакәттә өч хәрби үлде, берсе исән калды.

news_top_970_100
Башкортстанда туып-үскән авиация майоры хәрби самолет һәлакәтендә үлгән

23 мартта Калуга шәһәре янындагы аэродромда очышка әзерләнгән вакытта хәрби самолет һәлакәткә очрады.

Ту-22М3 самолеты бортында авиация эскадрильясе командиры майор Александр Скворцов, очучы-инструктор, полк командиры Вадим Белослюдцев, штурман Денис Солтанов, штурман-инструктор, полковник Александр Подсобляев була. Һәлакәт вакытында өче кеше үлә, берсе исән кала. 

Ту-22М3 — ерак араларга тавыш тизлегеннән югары тизлектә оча торган ракетоносец-бомбардировщик. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Әлеге фаҗигадә үлгән авиация майоры, штурман Денис Солтанов Башкортстанның Учалы районында туып-үскән. Бу турыда «Учалы газетасы» хәбәр итте.

Россия Оборона министрлыгының якынча белешмәсе буенча, самолетта штаттан тыш хәл була, катапульта системасы эшли башлый. Биеклек җитәрлек булмау сәбәпле, җиргә төшеп утырганда экипажның өч әгъзасы үлә.

Хәзер фаҗига сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Денис Солтановка 36 яшь булган. Ул Чиләбедә Кызыл байраклы югары хәрби авиация штурманнары училищесын (хәрби институт) тәмамлаган. «Хәрби абруй өчен» II һәм I дәрәҗә медальләр һәм башка бүләкләре бар. 

«Учалы газетасы» хәбәр иткәнчә, Солтановлар гаиләсенең өч улы да хәрбиләр. Денис Солтановның хатыны тол, ике баласы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100