Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тугыз машина берьюлы бәрелешкән — видео

Аургазы районында авариядә ике кеше имгәнгән.

news_top_970_100
Башкортстанда тугыз машина берьюлы бәрелешкән — видео
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Аургазы районында берьюлы берничә машина бәрелешкән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Мәләвез районында яшәүче 35 яшьлек ир-ат ВАЗ-2112 машинасы белән идарә итә. Ул үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итә торган «Renault Magnym» йөк машинасы бәрелә. Бу машина белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә.

Аннары йөк машинасы юл коймасына килеп керә. Шуннан соң шул ук юнәлештә бара торган «Hyundai Solaris», «Toyota Lаnd Cruiser», «Skoda Rapid», «Toyota Camry» бәрелешә.

Авариядә ике кеше имгәнә. Урында полиция һәм экстрен хезмәтләр эшли.

Башкортстанның «Хәбәрләр» тапшыруы юл һәлакәтенең Уфа-Оренбург трассасында булуын әйтте. Соңрак биредә тугызлап машина бәрелешүе ачыкланган. Аларның икесе йөк машинасы, диелә бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100