Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тугыз айлык сабый агач бишек кырыена кысылып үлгән

24 яшьлек әни кешенең тагын ике нәни баласы бар, ире белән тормый. Балаларны карашырга әнисе һәм сеңелләре ярдәм итә.

news_top_970_100
Башкортстанда тугыз айлык сабый агач бишек кырыена кысылып үлгән
https://surb.sledcom.ru

Башкортстанның Благовар районындагы Мирный авылында 30 октябрьгә каршы төндә 9 айлык малай һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бала ясалма бишектә ята. Ул бишекнең кырыендагы коймасы белән төбе арасындагы ярыкка башы белән кысылып кала. Сабыйның муены кысыла һәм ул буылып үлә. 24 яшьлек әни кеше улының үлгәнен иртән генә белеп ала. Ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра.

Агентлык авыл советы вәкиле белән аралашкан. Күп балалы ана сабыйларын ялгызы гына үстерә, аңа әти-әнисе һәм кыз туганнары ярдәм итә икән.

«Баласы һәлак булган хатынның тагын ике сабые бар. Ул әти-әнисе белән яши. Ире белән тормады ул. Аңа балаларын карашырга әнисе, сеңелләре ярдәм итә. Әти-әнисе белән бергә безнең авылда өй дә алдылар бугай. Яхшы йорт алдылар, рәсмиләштергәннәрме-юкмы — әйтә алмыйм, ана капиталына алырга тиешләр иде. Алар өйгә ут һәм су кертте. Алар безнең авылда яшиләр, тик рәсми теркәлмәгәннәр, башка авылда теркәлгәннәр, анда аларның тагын бер йорты бар. Бу гаилә начарлар хисабында теркәлмәгән», — дип сөйләгән Мирный авылы советы вәкиле.

Тикшерү эшләре бару сәбәпле, совет вәкиле фаҗига турында сөйли алмаган.

«Берни әйтә алмыйм, кем гаепле, ник шулай булган… Андый мәгълүматым юк», — дигән ул.

9 айлык бала һәлак булганнан соң, Чишмә районара тикшерү бүлеге «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.  Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100