Башкортстанда туган көнендә югалган 17 яшьлек Айгөлне эзлиләр
22 февральдә өйдән чыгып киткән Айгөл Байморатова әле дә кайтмаган.
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, аның сукбай булып йөри торган гадәте моңа кадәр дә булган. Шуңа күрә туганнары кызны Уфада, Стәрлетамакта булырга мөмкин, дип фаразлый.
Карап торышка 16-17 яшь, буе 170 см, чәчләре кара төстә.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе кыз турында мәгълүматы булганнарга түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга сорый: (34755) 3-63-19, (34755) 3-63-74,8-927-088-80-24, 02, 020, 002».