Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда туган көн бәйрәм иткәч, ике егет үсмер кызны буып үтерә, мәетен яшерә

Үсмерләр урамда туган көн бәйрәм итә, аннары бер егетнең өенә барып утыралар.

news_top_970_100
Башкортстанда туган көн бәйрәм иткәч,  ике егет үсмер кызны буып үтерә, мәетен яшерә
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

27 августка каршы төндә Башкортстанның Бөре районында яшәүче хатын 15 яшьлек кызы югалу турында полициягә хәбәр итә. Кыз бала шул көнне дус кызына туган көнгә киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Баланың гәүдәсен Питяков авылында бер чокырда табалар. Аны көч кулланып үтергәннәр.

Тикшерү чаралары барышында шул ук көнне җинаятьтә шикләнелүчеләр табыла. Алар — Питяков авылында яшәүче 21 һәм 24 яшьлек ике егет. Тупланган дәлилләр йогынтысында, бу кешеләр гаебен танырга мәҗбүр була.

Тикшерү версиясе буенча, 26 августта балигъ булмаган балалар Питяков авылында урамда туган көн бәйрәм итә. Аннары үсмерләр янына җинаятьтә шикләнелүче егетләр дә кушыла. Аларның берсе туган көнне үзенең өендә дәвам иттерергә тәкъдим итә. Әлеге төркем шәхси йортка бара.

Табын тәмамлангач, үсмерләр таралыша. Җинаятьтә шикләнелүче ике егет 15 яшьлек кызга карата җенси җинаять кыла. Аннары буып үтерәләр һәм өйдән ерак түгел генә урнашкан чокырга илтеп ташлыйлар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100