Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тоткарланган машина йөртүче хатыны полицейскийларга һөҗүм иткән — видео

Хатын ирен яклап, хокук саклаучыларга тән җәрәхәтләре ясаган, мундирларын ертып бетергән.

news_top_970_100
Башкортстанда тоткарланган машина йөртүче хатыны полицейскийларга һөҗүм иткән — видео

Башкортстанның Нуриман районында ЮХИДИ инспекторларына бер хатын ташланган. Инспекторлар машина йөртүче ир-атны тоткарлаган булган. Ә аның хатыны хокук саклаучыларга һөҗүм иткән, тән җәрәхәтләре ясаган, мундирларын ерткан. Бу хәлне видеога төшереп торганнар. Әлеге кадрларны «Башкортстан» телеканалы күрсәтте. 

Полиция хезмәткәрләре елга ягыннан авылның үзәк урамына таба бик тиз чыгып килә торган ак төсле «Ларгус» машинасына игътибар итә. Аннары алар бу машинаны куа чыга.

«Ларгус» йөртүчесе махсус сигналларга, туктау турында хәбәрләргә игътибар итмичә, өенә кадәр кайтып җитә. Тик ул койма артына кереп качарга өлгерми. Инспекторлар ир-атны машина руле артында килеш тотып ала. Шул чакта ир-атка ярдәмгә хатыны килеп чыга. Ул каты итеп кычкыра, хокук саклаучыларга кимсетүле сүзләр әйтә, төрткәли. 

Әлеге вакыйганы карап торырга күрше-күлән җыела. Берәүләре инспекторларга ярдәм итәргә тырыша, башкалары видеога төшереп тора. 

Тиз арада урынга участок полицейские һәм Эчке эшләр министрлыгының биредәге идарәсеннән хезмәткәр килеп җитә. Алар бергәләп хатынны тынычландыра. Аннары «Ларгус» хуҗасын барысы бергә аяк-кулларыннан тотып, җайлап кына күтәреп,  ЮХИДИ машинасына алып барып куя. 

Ир-ат медицина тикшерүеннән баш тарта. Үзенә аклануны да тиз таба. Имеш, страховкасының вакыты чыккан, штраф аласы килмәгән, шуңа качмакчы булган.

«Страховка аркасында курыктым. Сез ник минем арттан килдегез соң? Ник туктата башладыгыз?» — ди ул.

Ул хатынын да акламакчы була. «Гаилә әгъзалары бөтенесе шулай яклар иде. Сезнең хатын якламас идеме? Сезнең хатын яклый торган түгелме әллә?» — ди ул.

Хатын исә тән җәрәхәтләре генә ясап калмаган, хокук саклаучыларның мундирындагы кантларны да, кесәләрне дә өзеп алган. 

«Ларгус» хуҗасына административ протокол язганнар, ә хатынына карата җинаять эше ачулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100