news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда тилчә вирусы (ящур) белән зарарланган малларны яндырганнар

"Вконтакте" социаль челтәрендә Туймазы районында тилчә вирусы белән зараланган малларны юкка чыгару видеосы барлыкка килде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

news_top
Башкортстанда тилчә вирусы (ящур) белән зарарланган малларны яндырганнар

Язмада күренгәнчә, малларны кырда яндыру башкарыла. Барлык мөгезле эре терлек - 500 баш тирәсе, өч торак пунктта - Үрмәкәй, Йәрмөхәмәт һәм Кандра авылындагы ООО "Нур" хуҗалыгында - юкка чыгарылырга тиеш, - дип яза "Башинформ"

Зыян күргән малларны юк итү буенча план төзелгән.  

 Башкортстан хөкүмәте малларны һәм куркыныч авыруларны бетергәндә продукцияне юкка чыгару турында карар кабул итте. Документка нигезләнеп, компенсация дәүләт тарафыннан билгеләп куелган бәяләргә карап түләнә. Башка очракларда түләү суммасы малның тере авырлыгының базар бәясенә карап түләнә. 

Түләүләр өчен  малларны һәм продукцияне юкка чыгару турындагы акт нигез булып тора. Компенсация алу өчен, өч ай эчендә Ветеринария Идарәсенә гариза һәм паспорт яки башка документның күчермәсен бирергә киршк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар