Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әти кеше, сугышырга өйрәтәм дип, балаларын кыйнап, ачлыктан интектереп тоткан

Ир кеше төн буе эчеп утыра, балаларга йокларга рөхсәт итми.

news_top_970_100
Башкортстанда әти кеше, сугышырга өйрәтәм дип, балаларын кыйнап, ачлыктан интектереп тоткан

Башкортстанның Хәйбуллин районында яшәүче 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу кешене 13 һәм 11 яшьлек балаларын интектереп яшәүдә гаеплиләр. «Башинформ» агентлыгы шул хакта язды.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 2018 елда майдан августка кадәр гаилә әнисез генә яшәп тора. Хатын вахта буенча эшкә китә. Өйдә әти кеше, 13 яшьлек кыз һәм 11 яшьлек малай кала. Әни өйдә юкта, әти үз ысулларын куллана башлый. Ул балаларын кыйный, ач тота. Үзе төн буе аракы эчеп утырганда, балаларын да янында утырып торырга мәҗбүр итә, йокларга бирми.

Сугышырга өйрәтәм дигән сәбәп белән, әти кеше улын кыйный. Балалар атадан шулкадәр куркалар, әниләренә берни дә әйтмиләр. 

2018 елның август азагында кыз белән малай өйдән чыгып кача, алар әбиләре янына бара. Балалар әбигә барысын да сөйләп бирә. Әби исә балаларның әнисенә хәбәр итә. Шуннан соң хатын полициягә мөрәҗәгать яза. Шул вакыттан бирле әти кеше балалар белән бергә яшәми.

Шул ук елның сентябрендә бу ир-ат исерек килеш хатыны белән талаш чыгара. Көнли башлый, пычак ала һәм үтерү белән яный. Бу вакытта өйдә тагын бер хатын-кыз була. Ул дустын яклый. Көнче ир-ат тынычлана һәм чыгып китә.

«Гаепләнүче ир-ат җинаятьләрендә гаебен таныды. Эш судка тапшырылды», — дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100