news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әти кеше үсмер кызын кыйнаган, нәни улын кайнар су белән пешергән

Ике бала атасына карата җинаять эше ачылган.

news_top
Башкортстанда әти кеше үсмер кызын кыйнаган, нәни улын кайнар су белән пешергән
https://pixabay.com

Уфада ике бала атасына карата җинаять эше ачылган. Ул балаларын җәзалаган. Бу турыда прокуратурага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Уфаның Октябрь районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларны рөхсәт ителмәгән ысуллар белән тәрбияләү турында тикшерү оештырган.

Тикшерү ачыклаганча, беркайда да эшләмәүче ир-ат спиртлы эчемлекләр куллана, ата булу хокукларын тиешенчә үтәми. 2022 елның гыйнварында ул 9 яшьлек улының аягына чәйнектән кайнар су сибә. Баланың аяклары пешә.

Әти кеше 15 яшьлек кызын кыйный, хатынына үтерү белән яный, аның аягын пычак белән яралый.

Прокуратура тикшерүеннән соң, атага карата җинаять эше ачылган. Балигъ булмаган балалар укый торган мәктәп директорына карата да кисәтү язылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар