Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда әти кеше һәм аның дүрт яшьлек кызы янып үлгән

Өч балалы гаилә яши торган өйдә төнлә белән янгын чыккан.

news_top_970_100
Башкортстанда әти кеше һәм аның дүрт яшьлек кызы янып үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Аургазы районындагы Көйәзебаш авылында 10 июньгә каршы төндә фаҗига була. Өч балалы гаилә яши торган йортта янгында әти кеше һәм бер бала янып үлә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Янгын турында экстрен хезмәтләргә соң хәбәр итү сәбәпле, коткаручылар килгәндә бер катлы агач йорт тулысынча янып ята торган була.

«Янгынны сүндергәндә ике мәет табылды. Бу 42 яшьлек ир-ат һәм аның 4 яшьлек кызы. Әлеге йортта күпбалалы гаилә — ир белән хатын һәм өч бала — яши. Шифер шартлый башлагач, беренче булып әни кеше уяна. Ул верандага чыга һәм утны күреп ала. Аннары ирен һәм балаларын уятырга кереп китә. Алар залда йоклый торган була. Бу вакытта ишектән чыгуы мөмкин булмый инде. Әти кеше тәрәзәне ватып ача һәм ике баласы белән хатынын чыгарырга өлгерә», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хәзер урында экспертлар эшли, алар янгын сәбәпләрен ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100