news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда теплицада эшләүче алты кеше янып үлгән

9 май иртәсендә Тимер авылында янгын була.

news_top
Башкортстанда теплицада эшләүче алты кеше янып үлгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Башкортстанның Туймазы районындагы Тимер авылында янгында алты кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Тимер авылында урнашкан теплица комплексында бүген иртән янгын чыга. Янгын турында иртәнге дүрт тирәсендә коткаручыларга хәбәр итәләр. Алар килгәндә бер катлы, мансардалы бина яна. Ул 12гә 5 метр мәйданда. Иртәнге алтынчы яртыда утны сүндереп бетерләр.

Хәрабәләрне актарган вакытта алты кеше мәете табыла. Алар теплицада эшләүче кешеләр икәне ачыклана.

Янгын вакытында бер кеше бинадан чыгып котыла алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Туймазы районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Урында тикшерүчеләр эшли. Алар торак йортка ут кабу сәбәпләре, кешеләрнең ни өчен үлгәнен ачыклый, шаһитларны сораштыралар.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгын электр үткәргечләреннән чыккан булуы ихтимал. Янгын сүндерүчеләрне дә соң чакырганнар дигән версия бар. 

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фаҗига урыныннан видео күрсәтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар