Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тигезлек булганда дуслык була»: Башкортстанда татар теленә рәсми статус бирү кирәк!

Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов Башкортстанда татар телен рәсми тел итү тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда ул үз фикерләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җиткерде.

news_top_970_100
«Тигезлек булганда дуслык була»: Башкортстанда татар теленә рәсми статус бирү кирәк!
Антон Комаров

12 декабрьдә Башкортстан татарлары конгрессының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Башкортстанда актив эш алып барган тугыз иҗтимагый татар оешмалары вәкилләре, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре катнашты. Утырышта каралган мәсьәләләрнең берсе — Башкортстан Конституциясенә үзгәртүләр кертү буенча эшче төркем төзү иде. Якынча бер ай элек Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбировның алты ай эчендә Конституциягә үзгәртүләр әзерләргә һәм тәкъдим итәргә дигән боерыгы чыкты. Конституция — ул төп закон. Конституциягә төзәтмәләр керткәндә халык та катнашырга тиеш, шуңа күрә без, республиканың иң зур иҗтимагый оешмаларының берсе буларак, үзгәртүләр буенча эш алып барырга булдык.

«Татар һәм башкорт халкы — бер кошның ике канаты»

1937 елдан алып, 1993 елга кадәр Башкортстан Конституциясендә ике бертигез тел күрсәтелде, башкорт һәм татар телләре икесе дә рәсми статуска ия иде. «Татар һәм башкорт халкы — бер кошның ике канаты» дигән фикерне еш ишетергә була. Ә бит шушы кош яхшы очсын өчен, аның канатлары тигез булырга тиеш. Бер канаты зуррак, икенчесе кечкенәрәк булса, кош оча алмый.

Бүгенге көндә республикада башкорт теле — дәүләт теле. Эшче төркемдә без татар һәм башкорт телләрен бертигез итү турында уйлыйбыз. Ни өчен? Башкортстанда бер миллионнан артык татар яши. Аннан соң, безнең өчен тигезлек мөһим. Әйткәнемчә, 1993 елга хәтле татар теле белән башкорт теле тигез булды. Бүгенге көндә ул тигезлек юк. Шул сәбәпле, кайчакта халыклар арасында төрле бәхәсләр чыга. Менә шундый хәлләр булмасын өчен тигезлек булырга тиеш. Тигезлек булганда гына дуслык та, татулык та, бердәмлек тә була. Башкортстанда яшәгән миллионнан артык татарның үз телләрендә белем алырга хакы бар. Дөресен әйткәндә, бу бик авыр һәм четерекле мәсьәлә. Ике телгә дә элеккечә рәсми статус бирергә, яисә дәүләт теле итәргә мөмкин.

Татар теленә дәүләт теле статусын бирүгә руслар каршы чыгарга мөмкин. Андый фикерләрне инде ишетергә дә туры килә. «Дәүләт теле булгач, без мәктәпләрдә башкорт телен өйрәнәбез, ә хәзер татар телен дә өйрәнергә тиеш булабызмы?» — дигән сораулар туарга мөмкин. Татар һәм башкорт телләре тугандаш. Кеше татарча белсә, башкортча аңлый, һәм киресенчә. Бу очракта законда ике телнең берсен өйрәнергә була дигән сайлау куярга мөмкин.

Статистика чынбарлыкны күрсәтми

Башкортстан Конституциясенә үзгәртүләр кертү буенча эшче төркем әле оештырылды гына, аның җитәкчесе итеп күренекле галим Ринат Гатауллин сайланды. Ул бервакыт Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты иде. Ринат Гатауллин — телләр турындагы закон кабул иткәндә, трибунага чыгып, үзенең ризасызлыгын белдергән бердәнбер депутат. Шушы кыска гына вакыт эчендә эшче төркем, хисләргә бирелмичә генә, тарихи һәм статистик фактларны файдаланып, үзенең тәкъдимнәрен әзерләячәк. Аннан соң әзерләнгән документны иҗтимагый оешмалар җыелышып тикшерәчәк. Тәкъдимнәрне халыкка матбугат чаралары аркылы җиткерәчәкбез.

Башкортстанның 1993 елгы Конституциясендә дәүләт теле турындагы карар халык белән киңәшләшмичә кабул ителгән, дип уйлыйм. Аны депутатлар кабул итте. Шул ук вакытта барлык депутатлар да бу карар белән килешеп тә бетмәде. Әйтеп үткән Ринат Гатауллин трибунага чыкса, башка депутатлар урыннарыннан ризасызлык белдерде. Конституция төп закон буларак референдум, яисә тавыш бирү рәвешендә кабул ителергә тиеш. 1993 елгы Конституция халык фикерен тыңламыйча кабул ителгәндер, дип уйлыйм.

Башкортстан татарлары конгрессының киңәйтелгән утырышында халык санын алу турында да сүз барды. 1989, 2002 һәм 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләрен чагыштырдык. Кызык саннар. Мисал өчен, 1989 елда бер районда 60-70 процент татарлар яшәсә, 2002 елда бу саннар 20-30 процентка кадәр кимегән, ә 2010 елда күрсәткечләр янә 50-60 процентка кадәр арткан. Моны берничек тә законнарга китереп, халык районнан китеп, яңадан килде дип аңлатма биреп булмый. Кызганыч, статистик мәгълүматлар чынбарлыкны күрсәтми. Алар әзрәк үзгәртелгән.

Электрон паспорт булдырасы иде

Күптән түгел генә тагын бер кызык саннар күрдем: 2010 елда туган авылымда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыгы башкорт дип язылган. Кечкенә генә авыл ул, утызлап йорты бардыр. Авылдан киткәнемә дә байтак вакыт узды, бәлки белеп бетермимдер дип, авылда шунда яшәүче танышларыма шалтыраттым. «Менә мин шундый саннар күрдем, бәлки авылда яшәүчеләр үзгәргәндер, бу дөресме, юкмы?» — дигәч, «Юк, бездә утыз йорт, бөтенесендә дә татарлар яши», — диделәр. Авылдашларым халык санын алганда татарлар дип язылган, әмма ни өчендер рәсми рәвештә безнең авылның яртысыннан күбесе икенче милләт дип күрсәтелгән. Бездә контроль җитми.

Бер ай элек без Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев белән очраштык. Татарстан — цифрлаштыру өлкәсендә алдынгы төбәк бит, мин әлеге очрашуда татарлар яшәгән район һәм авылларның цифрлы паспортларын эшләргә тәкъдим иттем. Бу бик уңайлы булыр иде, республика, район, яисә авылларны сайлап, анда күпме татар яшәгәнен белергә мөмкин. Әлеге электрон паспорт җанисәпне дә контрольдә тотарга мөмкинлек бирер иде. Әгәр дә Татарстан шундый цифрлы база төзесә, без аны тутырырга ярдәм итәчәкбез. Үзебезнең әлеге базаны булдырырга финанс мөмкинлекләребез юк. Кызганыч, Татарстан безнең тәкъдимне әлегә хупламады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100