Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда танылган журналист Хәйдәр Басыйров вафат

Соңгы елларда Хәйдәр Басыйров улы Айдар белән туган районы тарихы һәм аның данлы кешеләре турында «Чакмагыш туфрагында туганнар» энциклопедиясен нәшер иткән.

news_top_970_100
Башкортстанда танылган журналист Хәйдәр Басыйров вафат
"Тулпар" журналы

Башкортстанда танылган журналист Хәйдәр Басыйров вафат, дип хәбәр итә «Тулпар» журналы журналисты Дилбәр Сөләйманова.

«Чын мәгънәсендә туган төбәген яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган талантлы журналист, олы йөрәкле фидакарь шәхес иде Хәйдәр абый Басыйров. Мәрхүмнең гаилә әгъзаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез!» — дип яза журнал.

Соңгы елларда Хәйдәр ага улы Айдар белән туган районы тарихы һәм аның данлы кешеләре турында «Чакмагыш туфрагында туганнар» энциклопедиясен нәшер итте. «Әмир мәктәбе», «Җир уллары», «Бигәш баба оныклары», «Баимбәт баба варислары», «Сәнәк сугышы», «Күңелләре тулы моң белән», «Яңа Балтач яклары», «Мәгариф» (ике томда), Бөек Ватан сугышы турында «Геройлар, орденлылар», «Батыр кызлар» энциклопедияләре, шагыйрь-патриот Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган «Ватанга тугры калдылар» документаль повесте, «Чакмагыш туфрагында туганнар. Юмаш ягы» — бу китапларның һәркайсы туган як батырларын данлый, үткәндәге шанлы вакыйгаларны тергезә.

Чын мәгънәсендә туган төбәген яраткан, якташларының тирән ихтирамын казанган талантлы журналист, олы йөрәкле фидакарь шәхес иде ул. Мәрхүмнең гаилә әгъзаларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлыклар телибез!

Басыйров Хәйдәр Фәйзрахман улы 1939 елның 25 июнендә Чакмагыш районының Югары Аташ авылында туган. 1960 елдан 1965 елга кадәр Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый. Университетны тәмамлаганнан соң туган районына кайта, анда «Игенче» газетасы редакциясенә эшкә кабул ителә. Әдәби хезмәткәр, җирле радиотапшыруларны оештыручы, хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1968 елның октябрендә ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1975 елда КПССның Чакмагыш райкомының 4нче оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. 1975–2002 елларда «Игенче» район газетасы мөхәррире булды.

СССР, Русия, Башкортстан журналистлары берлеге әгъзасы иде. Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), Вәзыйх Исхаков исемендәге (2007), Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премияләр лауреаты (2015).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100