Башкортстанда табигатьтә ял иткән вакытта гаилә башлыгын яшен сугып үтергән
Фаҗига Башкортстанның Дәүләкән районында Асылкүл буенда булган.
Башкортстанның Дәүләкән районында Асылкүл буена ял итәргә килгән гаиләнең башлыгын яшен сугып үтергән. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, ун кешелек гаилә Асылкүлгә ял итәргә килгән була. 16:00 сәгатьләр тирәсендә яшенле яңгыр башлана. Алар агач астында яңгырдан ышыкланалар. Яшен 26 яшьлек егеткә эләккән. Ул урында ук җан биргән. Калган кешеләр як-якка чәчелә, ләкин аларга зыян килми.
Яшен, һәлак булган ирнең кулындагы автомобиль сигнализациясе ачкычына суккан булырга мөмкин, чөнки фаҗига урынында ачкычның кыйпылчыклары табылган. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспетризасы билгеләнәгән.