news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сыер көтүе балаларга ташланган

Узган ялларда Туймазы районы Япрак авылыннан ерак түгел җирдә сыер көтүе балаларга ташланган. Балигъ булмаган балалар төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

news_top
Башкортстанда сыер көтүе балаларга ташланган

Башкортстанның Эчке эшләр министрылыгы мәгълүматлары буенча, (массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча - лимузин токымлы) сыерлар көтүче күзәтүе астында йөргәннәр, дип яза "Башинформ" агентлыгы.  

Янәшдән 39 яшьлек ханым 6,9 һәм 10 яшьлек балалары һәм эт белән узып барган. Эт көтүдәге хайваннарга өргән, ә курыккан сыерлар кешеләр килгән якка юнәлгәннәр. Сыерлар ташлану нәтиҗәсендә балаларның җитди зыян күрүләре билгеле.

Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре килгән.

Тикшерү органнары тарафыннан әлеге хәлне тикшерү оештырылган. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, кешеләрнең сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян салынганын билгеләячәкләр, дип хәбәр ителә республиканың тикшерү комитеты хәбәрендә. Шулай ук, көтүлек җирендәге шартларны һәм көтүне оештыруны да тикшерәчәкләр. Тикшерү нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар