news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда үсмерләр утырган машина поезд астына кергән

Җиңел машина 76 вагон таккан тепловозга бәрелгән.

news_top
Башкортстанда үсмерләр утырган машина поезд астына кергән
https://www.bashinform.ru

13 мартка каршы төндә Башкортстанның Мәләвез районында үсмерләр утырган машина поездга бәрелгән. Юл һәлакәте Куйбышев тимер юлының Мәләвез-Карагай чатында булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

«Вести» хәбәрчесе ачыклаганча, маневр поезды составы һәм Kia Spectra автомобиле бәрелешкән. Машина салонында дүрт кеше булган. Һәлак булучылар юк, 2003 елда туган ике егет имгәнгән, аларны Мәләвез район хастаханәсенә илткәннәр. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле сөйләгән.

Авариядән соң, поездлар тукталып тору очрагы теркәлмәгән. Тимер юл составы юлын дәвам иткән, ягулык түгелмәгән. Тимер юл транспорты штатлы режимда эшли. Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы Башкортстан буенча ЮХИДИ белешмәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, авариядә имгәнгән егетләргә 18 һәм 20 яшь булган. Машина белән 18 яшьлек идарә иткән. Ул светофорның кызыл төсе янган килеш юлга килеп кергән һәм магистраль тепловозга бәрелгән. Тепловозда 76 йөк вагоны булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар