Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде, Татарстанда да көчле җил көтелә
Шимбә көнне Башкортстанда шторм булуы хакында игълан ителде. Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының баш идарәсе хәбәр итүенчә, Башкортстанда яшенле яңгыр көтелә. Секундына 18 метр тизлектә җил көтелә.
Кешеләрдән игътибарлы булу, нык булмаган корылмалар һәм агачлар янында тормау сорала.
Иртәгә Татарстан Республикасында төнлә һәм көндез яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеоролигия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак , көндез - 22 м/с.
Шулай ук Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.