Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда шәрә Шүрәле янындагы татарча сүзләрне «башкорт афоризмы» дип куйганнар

«Син миңа ошыйсың. Ләкин мин шундый тыйнак. Үтерәсем килә сине кытыклап», диелгән шәрә Шүрәлеләр төшерелгән картина янында.

news_top_970_100
Башкортстанда шәрә Шүрәле янындагы татарча сүзләрне «башкорт афоризмы» дип куйганнар
https://www.bashinform.ru

Башкортстан рәссамы Радик Мусин иске бина стеналарына Шүрәле төшерелгән классик сюжетлар белән картиналар ясый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Кораласык авылында элеккеге янгын сүндерү станциясе стенасына «Лаокоон с сыновьями», «Весна», «Гамлет», «Над городом» классик сюжетлары ясалган. Биредә үк Шүрәлеләр төшерелгән кызыл төсле картиналар да бар.

«Төрки халыкларның мәҗүси җанвары — Шүрәле образындагы сюжетлар бар. Рәсемнәр янына башкорт телендә афоризмнар язылган», — дип яза «Башинформ».

Тик рәсем янындагы сүзтезмәләр татарча һәм русча язылган.

«Син миңа ошыйсың. Ләкин мин шундый тыйнак. Үтерәсем килә сине кытыклап», «Шурале с младенцем пролетают над деревней Каралачик», дип язылган.

Радик Мусин Стәрлетамакта, Мәләвездә, Борайда биналарга рәсем ясаган. Борайда туган, Мәскәүдә яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100