news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда шәхси вертолет һәлакәткә очраган

Бер кеше имгәнгән, ике кеше үлгән.

news_top
Башкортстанда шәхси вертолет һәлакәткә очраган
Гадәттән тыш

Башкортстанның Благовещенск районында шәхси вертолет һәлакәткә очраган. Ике кешене коткарганнар, аларны хастаханәгә илткәннәр. Бер кеше үлгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

AS 350, маркалы шәхси вертолет Уфадан Нуриман районының Павловка авылына барырга чыккан. 7 гыйнварда төнге берләр тирәсендә Карагайкүл авылы тирәсендә егылып төшкән.

Коткаручылар вертолетны тапкан. Имгәнгән кешеләрне махсус кораллар ярдәмендә вертолеттан чыгарганнар.

РИА Новости Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 1986 һәм 1963 елда туган ир-атлар һәлак булган. Имгәнгән ир-ат 1974 елда туган. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар